Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты башланып китте

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты ачылды. Чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 120дән артык кеше җыелды. Шулай ук слетка Свердлау өлкәсенең Серов районындагы "Урман дозоры" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр дә зачеттан тыш кушылды.

Бүген укучылар "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясендә һәм "Урман эзтабарлары" экологик квестында катнашты. Конференция барышында укучылар "Урман һәм кеше" (экология, биология, урманчылык өлкәсендәге проектлар) һәм "Табигатьне саклау эшчәнлеге" (урман хуҗалыгындагы экологик хәлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш эшчәнлеге иминлеге өлкәсендәге проектлар) секцияләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. "Урман эзтабарлары" экоквесты кысаларында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр үз берләшмәләре турында сөйләде, җирлектә спорт ориентиры күнекмәләрен күрсәтте һәм берничә практик биремне үтәде.

"Безнең мәктәп урманчылыгы узган ел оештырылды. Мин табигатьне бик яратам, шуңа күрә бу берләшмәдә катнаштым, – дип сөйләде Буа районы Ырынгы урта мәктәбенең "Ырынгы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ульяна Комиссарова. – Без агачлар утыртабыз, урман фонды территориясен чистартуда булышабыз, агарту эшләре алып барабыз.­­ Бу слетта беренче тапкыр катнашам. Барысы да бик ошый, кызыклы, бик яхшы оештырылган".

Иртәгә, 30 июльдә, слетның рәсми ачылышы була. Катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль районнар башлыклары Сергей Димитриев, Рәис Миңнеханов һәм башкалар сәламләячәк. Ачылу тантанасыннан соң "Яшь урманчылар»төп конкурсы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International