Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын рәсми ачу тантанасы булды. Ярышларда катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, муниципаль районнар башлыклары Сергей Димитриев һәм Рәис Миңнеханов сәламләде.
Ачылыш тантанасына кадәр ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары казанышлары күргәзмәсе белән танышты.
"Икенче ел рәттән мондый зур чараның бездә – Лубян урман-техника көллияте базасында үткәрелүе куанычлы хәл. Бу көллият – безнең горурлыгыбыз, 2021 елда аңа 100 яшь тула, – диде үзенең сәламләү сүзендә Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев. – Слет якты һәм онытылмаслык вакыйга булсын һәм сезгә уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итсен".
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров слетның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узуын билгеләп үтте. "Без булачак урманчыларны тәрбияләү белән берлектә экологик культура формалаштыру буенча да эш алып бару бурычын үз өстебезгә алабыз, – дип ассызыклады министр. – Без үсеп килүче буынның экологик яктан җаваплы булуын, балаларның җәмгыять тормышында табигать һәм урманның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап эш итүен телибез. Барлык катнашучыларга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа казанышлар һәм ачышлар телим".
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский билгеләп үткәнчә, икътисадның барлык тармакларында да булачак сменаны тәрбияләүгә шундый ук игътибар белән карыйлар. "Биредә Татарстан Республикасының һәр районыннан диярлек вәкилләр булуы куандыра. Сез – безнең булачак урманчыларыбыз, урман хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертүчеләр, – диде ул. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның урман тармагы белгечләре округтагы кайбер юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны били. Сезнең тырышлык белән республика рейтингы ел саен артыр дип ышанам".
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов мондый слетлар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады. "Без үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тиеш. Сезгә ярышларда һәм укуда уңышлар, яңа тәэсирләр һәм кызыклы очрашулар телим", – диде ул.
"Мин сезне җәйге каникулда шундый файдалы эш белән шөгыльләнүчеләр арасында күрүемә бик шат, – диде слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев. – Мәктәп урманчылыкларына табигатьне, урманны чын күңелдән яратучы балалар бара. Агач утырту гына түгел, аны үстерү дә мөһим икәнен аңлыйсыздыр. Газиз республикабызның киләчәге – сезнең өчен".
Ярышлар әләмен күтәрү хокукы Саба муниципаль районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә – ТР мәктәп урманчылыкларының II слетында җиңүчеләргә насыйп булды.
Слет ачылганнан соң "Яшь урманчылар" төп конкурсы узды. Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр тест узды һәм "Ботаника һәм дендрология", "Таксация", "Урманнарны саклау һәм яклау", "Урман торгызу һәм урман үрчетү", "Геодезия" һәм "Янгыннарны сүндерү" юнәлешләре буенча берничә гамәли биремнәрне үтәде. Укучылар урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда ориентирлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урманны таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтте.
Иртәгә, 31 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының III слетына йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.