ТР мәктәп урманчылыкларының III слетының икенче көне бай эчтәлекле программа белән үрелеп барды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты кысаларында чаралар оештырылды. Шуларның берсе – мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен "Хәзерге мәктәп шартларында профильле әзерлек һәм профильле укыту моделе яки өстәмә экологик белем бирүнең интегратив системасы буларак мәктәп урманчылыклары" һәм "2020-2025 елларга мәктәп урманчылыкларын үстерү перспективалары" темаларына түгәрәк өстәл булды. Чарада "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге" ДАУ методисты Ольга Аввакумова, Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доценты Айгөл Мөхәммәтшина һәм республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре докладлар белән чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәлдә мәктәп урманчылыклары өчен яңа белем бирү программаларын эшләү мәсьәләләре, укучылар белән эшләү формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен янгыннарны сүндерү, кәрҗин үрү, йон скетчингы, таш рәсем сәнгате һ.б. буенча мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелде.

"Миңа монда бик ошый, кызыклы һәм бай программа, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Саба районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" берләшмәсендә катнашучы Илзат Латыйпов. – Конкурсның үзе җиңел булмады. Әйтик, без урмандагы корткычларның бер төрен өйрәнгән булсак, биредә башкалары иде. Гомумән алганда, мин мәктәп урманчылыгы составында инде 5 ел катнашам. Урманны һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләрне яратам".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International