Агымдагы елның май аенда ТР "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ агач күмере җитештерү буенча мини-цех ачылды. "Безнең алда урманнарны тәрбия кылганда башкарыла торган кисүләрдән алынган түбән сортлы агач белән нәрсә эшләргә, дигән сорау торды. Аны заводларга түбән бәядән тапшыру отышлы түгел, шуңа күрә мини-цех ачарга булдык, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. – Хәзер эш башланды, күмерне Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугадан күпләп сатып алучылар һәм шәхси эшкуарлар сатып ала".
Бу чорда урман хуҗалыгында барлыгы 377 мең сумлык 19 тонна продукция җитештерелгән һәм сатылган. "Безнең исәпләүләр буенча, рентабельлек 83% тәшкил итә, алга таба да агач күмере җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштырабыз", – дип өстәде Фәрит Мөгминов.