Азнакай муниципаль районының 1 нче Азнакай шәһәре урта белем бирү мәктәбенең "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам иттерә. Кичә, 31 июльдә, балалар мәктәп территориясендә савыр һәм маньчжур чикләвеге үсентеләрен утыртты.
"Без әлеге чикләвек үсентеләрен ел буе чүлмәкләрдә үстердек, балалар аларның торышын кызыксынып күзәтте, – дип сөйләде мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Дишина. – Үсентеләр үсеп китәр, дип өметләнәбез. Көз көне кәстәнә үстерү белән шөгыльләнергә планлаштырабыз. Тулаем алганда, без төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барабыз, урманнарда тереклек итүче үсемлекләрне, хайваннарны өйрәнәбез, урман фонды территориясен чистартуда катнашабыз һәм экологик агарту эшчәнлеге алып барабыз".