ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман идарәсенә һәм эчке тәэмин итү чылбырына ресертификация аудиты йомгаклары буенча киңәшмә узды

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген Министрлыкта урман идарәсенә һәм эчке тәэмин итү чылбырына ресертификация аудиты нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык һәм "Урман сертификациясе" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.

Агымдагы елның 24 июленнән 1 августына кадәр "Урман сертификациясе" ҖЧҖ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасында урман идарәсенең һәм эчке тәэмин итү чылбырының FSC-STD-RUS-V6-1-2012 стандарты таләпләренә (6-01 версиясе, FSC-C120006 лицензия коды) туры килүенә аудит үткәрелде. Белгечләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын, Исләйтар, Әгерҗе, Кама, Яшел Үзән, Идел буе, Зәй, Аксубай, Лениногорск һәм Чирмешән урманчылыкларын, шулай ук республиканың Исләйтар, Әгерҗе, Кама, Яшел Үзән, Идел буе, Зәй, Аксубай, Лениногорск һәм Чирмешән урман хуҗалыкларын тикшерде.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенең FSC стандартына (6-01 версиясе, FSC-C120006 лицензия коды) туры килүе һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, урман идарәсен ирекле сертификацияләү халыкара стандартлар нигезендә урманнарга идарә итү җаваплылыгын арттырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International