Татарстан Республикасында "Лесовоз" оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Узган атнада дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 9 уртак рейд үткәргән, 7 машина, агач материаллары тикшерелгән, хокук бозу очраклары ачыкланмаган. Ел башыннан бирле барлыгы 550 артык рейд үткәрелгән һәм урман законнарында билгеләнгән тәртиптә озату документыннан башка агач ташыган өчен административ хокук бозу турында 3 эш кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташу вазыйфаи затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга; юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.