Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ директоры Рим Фәхраҗиев, Министрлык хезмәткәрләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Илгизәр Зарипов очрашуны ачып, мәктәп тәмамлаучыларга һәм аларның әти-әниләренә урман тармагы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. "Кызганыч, бездә кадрлар кытлыгы күзәтелә, шуңа күрә без яшь белгечләргә һәрвакыт шат", – дип билгеләп үтте ул.
Көллият турында аның директоры Рим Фәхраҗиев җентекләп сөйләде. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесендә "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" юнәлешләре буенча белгечләр әзерләнә. "Шулай ук безнең студентлар өстәмә һөнәри белем ала – урман аударучы, тракторчы, чыбыктан сәнгать эшләнмәләре ясаучы, егерь, ландшафт дизайнеры һәм агач кисүче һөнәрләрен үзләштерәләр", – дип тә өстәде ул.
Аның сүзләренә караганда, көллияттә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген башкару өчен урман участогы, питомник, дендрология бакчасы һәм укыту-җитештерү участогы бар, алар агач эшкәртү линиясе белән җиһазландырылган. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. "Укудан тыш вакытта без төрле мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары уздырабыз, – диде Рим Фәхраҗиев. – Безнең студентлар район һәм республика конкурсларында актив катнаша, республиканың һәм илнең башка төбәкләрендә алдынгы предприятиеләрендә практика уза".
Аннан соң Илгизәр Зарипов очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, ул, бүгенге көндә республика урманнарының гомуми мәйданы 1,3 млн. гектарга якын, ә тармакта 2,6 меңнән артык кеше эшли, дип сөйләде.
"Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы – динамик үсештәге тармак. Без инновацияләр кертү, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын яңарту, урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләрен башкару технологиясен камилләштерү буенча актив эш алып барабыз. Моның белән беррәттән тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә. Киләсе елдан башлап, мәсәлән, яшь белгечләргә ярдәм итү программасы эшли башлаячак", – дип нәтиҗә ясады Илгизәр Зарипов.