Татарстанда су саклаучы урман утыртмалары өчен кишәрлек сайлау эше дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Идел һәм Кама елгалары буенда су саклаучы урман утыртмаларын утыру өчен кишәрлекләр сайлау эше дәвам итә. Әлеге эшләр "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында диффузлы пычрану проблемасын хәл итү максатларында үткәрелер дип көтелә.

Идел һәм Кама елгаларының диффуз пычрануы – күптәнге проблема. Язгы чорда ел саен төп елгаларга агынты сулар агып төшә, анда туфрак-грунт кисәкләре генә түгел, ә авыл хуҗалыгында кулланыла торган химик элементлар, каты көнкүреш калдыклары да эләгә. Су саклаучы урман утыртмалары челтәрен оештыру мондый пычракларның су өслегенә эләгүен булдырмаска һәм грунт суларын арттыруга ярдәм итәчәк.

Проект нигезендә, алга таба урман фонды җирләре составына кертеп, урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә су саклаучы урман утыртмаларын утырту планлаштырыла. Бүгенге көндә республикада проектка кертү өчен гомуми мәйданы 3 мең гектардан артык җир кишәрлекләре сайланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International