ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ инженеры Рөстәм Дәүләтшин ТР Мәгариф министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар өчен урман белеме һәм дендрология буенча лекция үткәрде.
Очрашу барышында Рөстәм Дәүләтшин тәрбияләнүчеләрне урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре белән таныштырды. Белгеч урманның кеше тормышындагы роленә, аның иң мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләренә һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирде.
Шулай ук практик дәрес тә үткәрелде. Балалар үлчәү сәнәгеннән, биеклек үлчәү һәм башка урман таксация приборларыннан дөрес файдаланырга өйрәнде.
Исегезгә төшерәбез, "Биосфера" лагерь-мәктәбе үз эшен 25 июльдә башлады һәм 11 августка кадәр дәвам итәчәк. Профильле сменада бөтен республикадан 72 укучы катнаша. Укучылар экология, урман белеме, туфрак белеме, гидробиология һәм башка тармак фәннәрен өйрәнә.