Быел Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды арттырылачак. Өстәмә рәвештә 250 кг орлык әзерләү планлаштырыла.
Урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатларында оештырылды. Орлыклар Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә урнашкан махсуслаштырылган складында саклана. Хәзерге вакытта фондта 219 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән – 104,5 кг нарат, 105 кг чыршы, 9,5 кг карагай.
Белешмә өчен. Иминият фондларына корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасыз, күбесенчә даими урман орлыкчылыгы базасы объектларында әзерләнгән, чәчү сыйфатын таныклаучы сертификатлары булган югары сыйфатлы 1 нче класслы орлыклар салына. Уңышлы елларда, инде формалаштырылган иминият фонды булганда, аны яңарталар, булган орлыклар тулысынча яки өлешчә яңа әзерләнгән орлыклар белән алмаштырыла.