Агымдагы елның сентябрендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында архив документларын цифрлы фотматка күчерү буенча "Кәгазьдән – санга" проектын гамәлгә ашыруны төгәлләү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект "Коммерциясез оешма һәм гавами хакимият органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы" конкурсында яуланган беренче урын өчен алынган грант ярдәмендә тормышка ашырыла. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 нче елда үткәрелде.
"Без яңа архив өчен бирелгән бинаны ремонтлап бетердек, кирәкле җиһазлар алдык, – дип сөйләде Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Наталья Тюкаева. – Хәзерге вакытта архив документларын цифрлаштыру эшләре алып барыла. Әйтик, бүгенге көндә 30 меңнән артык бит цифрлаштырылган, барлыгы 178 мең битнең электрон күчермәләрен ясарга кирәк булачак. Яңа архивны Урман хезмәткәрләре көненә "ачарга" планлаштырабыз".