Татарстан урманнарында 934 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, агымдагы елның 9 августына 934 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Бөгелмә, Лаеш, Азнакай һәм Мамадыш урман хуҗалыклары эш темпларының югары булуын күрсәтә.

Быел Татарстанда 6,4 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак, шул исәптән 3,1 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урман саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International