ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ябык тамыр системалы утырту материалыннан булдырылган урман культуралары мәйданнарын ел саен арттыра бара

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан ябык тамыр системалы утырту материалыннан утыртылган урман культуралары мәйданнары ел саен арттырыла бара. Шулай итеп, 2015 елда ябык тамыр системасы белән үстерелгән утыртмалар 420 гектарда утыртылган, 2016 елда – 500 га, 2017 елда – 663 га, 2018 елда – 690 га.

Быел республикада урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 2471 гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән 695 гектарда ябык тамыр системалы утырту материалы утыртылган.

Ябык тамыр системалы үсентеләрдән урман культуралары булдыру хуҗалык-кыйммәтле агач токымнарын табигый яңарту өчен авыр (начар) шартлар булган мәйданнарда урманнарны торгызуның иң яхшы ысулы дип таныла. Әлеге ысул җирнең буш тору срокларын киметеп, кишәрлекне урман белән капланган җирләргә күчереп, 4-6 ел дәвамында урманны торгызу, үсентеләрдә утыртудан соңгы депрессия нәтиҗәсен минимумга кадәр киметү, үстерүнең беренче елларында үсеп китүчәнлек һәм сакланып калу дәрәҗәсен арттыру, агротехник һәм урманнарны тәрбия кылу исәбен ике тапкырга киметү һәм, гомумән, урманнарның генофондын яхшырту мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International