Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз вәкаләтләренә үзгәрешләр кертелде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген, 14 августта, РФ Хөкүмәтенең "Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы турында нигезләмәгә һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 2 августындагы 1013 номерлы карары үз көченә керде.

Тиешле проект Россия Табигать министрлыгы тарафыннан "Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман фонды җирләрендә һәм башка категория җирләрендә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында әзерләнгән.

Аерым алганда, Россия Табигать министрлыгы хәзер торак пункт җирләрендә урнашкан урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан торгызу үзенчәлекләрен билгели торган актлар кабул итәргә вәкаләтле.

Рослесхоз вәкаләтләренә дә үзгәрешләр кертелгән. Элегрәк урманчылыкларны һәм урман паркларын проектлауны тәэмин итү, шулай ук җирлектә аларның урнашу урыны чикләрен беркетү урынына ведомство урманчылыкларны (шул исәптән аларның чикләрен билгеләү), эксплуатацион урманнарны, саклаучы урманнарны, резерв урманнарын, махсус сакланыла торган урман кишәрлекләрен проектлаячак.

Рослесхозга шулай ук урманчылыкларны оештыру һәм бетерү турында карарлар кабул итү эше дә беркетелә.

 

Россия Табигать министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International