ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре көзге чорда 115 га мәйданда урман культураларын өстәп утырту эшләрен башкарачак. "Эшләрнең бер өлеше 4 теплицада үстерелгән утырту материалы ярдәмендә башкарылачак, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин. – Шул ысул белән без каен үсентеләрен 1 сезон эчендә үстерәбез. Быел орлыкларны май башында чәчтек, аннан соң минераллы ашламалар керттек, үсемлекләрне авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклау буенча чаралар комплексын үткәрдек. Шушы көннәрдә кәлшәләрне чыныктыру һәм агачландыру максатында теплицалардан полиэтиленнарны алдык".
Каен үсентеләрен агымдагы елның сентябрь урталарында күчереп утыртырга ниятлиләр. "Киләсе елда чәчү өчен каен орлыгы әзерләүне төгәллибез, – дип өстәде Сәгыйд Абдуллин. – Якын арада аларны, сыйфат классын тикшерү һәм билгеләү өчен, Урманнарны яклау үзәгенә җибәрергә планлаштырабыз".
Теплицаларда үсентеләрне шулай ук Арча, Әлки, Исләйтар, Кама, Мамадыш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә үстерә.