Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, агымдагы елның 19 августына булган мәгълүматларга караганда, алар 1,8 мең га мәйданда башкарылган.
Агымдагы елда яшь үсентеләрне карау 3 мең га мәйданда башкарылачак.
Белешмә өчен. Яшь агачларны карау яктырту һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Яктырту – токым һәм сыйфат составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшырту өчен яшь үсентеләрне тәрбияви кисү. Урман хасил итүче токымга, үсентеләрнең җитештерүчәнлегенә һәм урман үсемлекләре зонасына карап, 5-10 яшькә кадәр үткәрелә.
Чистарту – агачның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту, шулай ук агачның составы формалашуын дәвам иттерү өчен агач 20 яшенә җиткәнчегә кадәр, яктыртылганнан соң яшь агачлар арасында уздырыла торган тәрбияви кисү.