ТР Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, Министрлык хезмәткәрләре, Аксубай, Чирмешән, Кәләй, Әлмәт, Нурлат, Биләр, Әлки урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Аксубай, Чирмешән, Кәләй, Әлмәт, Нурлат, Биләр, Әлки урманчылыклары директорлары катнашты.

Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә анда катнашучылар ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУның җитештерү базасын һәм урман питомнигын карады, Аксубай кишәрлеге урманчылыгының 50 нче кварталында чыршы утыртуның сыйфатын һәм Ибрай кишәрлеге урманчылыгының 49 нчы кварталында һәм Аксубай кишәрлеге урманчылыгының 35 нче кварталында урманны карау буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләде. Шул ук вакытта белгечләр агымдагы елда урман белән капланган җирләргә күчерелгән Ибрай кишәрлеге урманчылыгының 63 нче кварталындагы урман культуралары участогы белән дә танышты. Карау барышында ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин һәм ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сергей Кузнецов аңлатмалар биреп барды.

Пленар утырыш Аксубайның район Мәдәният йорты базасында узды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады, ул 2019 елда учреждениенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде. Урманчылыкның урман фонды территориясендә 51,6 га мәйданда ясалма урман торгызу (планның 100%) эшләре башкарылган, яклагыч урман утыртмаларын утырту – 30 га (100%), урман культураларын өстәп утырту – 32 га (30,8%), агротехник карау – 242 га (58%), урман питомнигына орлык чәчү эше 1 га мәйданда гамәлгә ашырылган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында 39 км яңа минераллаштырылган полоса ясалган һәм гомуми озынлыгы 205 км булган барьерлар каралган, 120 данәдән артык мәгълүмат листовкасы таратылган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгы турында 23 кисәтү бирелгән.

"Моннан тыш, урманчылык территориясендә 5 массакүләм ял итү урыны ремонтланды, 4 аншлаг яңартылды һәм тагын 3 яңа аншлаг урнаштырылды, – диде Андрей Ильмухин. – Бүгенге көнгә 85 килограмм орлык әзерләнде, 54,9 гектар мәйданда яшь агачлар каралды".

Җитәкче-урманчы ел ахырына кадәр дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык эшләрнең дә башкарылачагы турында әйтте. "Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән чаралар үткәрүгә әзерләнәбез, шулай ук "Татарстанның чиста урманнары" һәм "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акцияләренә әзерләнәбез", – дип йомгак ясады Андрей Ильмухин.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул урман хуҗалыгы директорларын урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә, урманны тәрбияви кисүләргә һәм санитар-савыктыру чараларына аерым игътибар бирергә чакырды. "Җитәкче-урманчылар, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга бирелгән кисәтүләрнең үтәлешен контрольдә тотуыгызны сорыйм", – дип йомгак ясады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International