Бүген "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышлары башланды. Чемпионатта 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнаша.
Катнашучылар хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгый җитештерү, мәгълүмати технологияләр, сәнгать һәм дизайн, төзелеш өлкәләрендә төп WorldSkills International исемлегенең 56 компетенциясе буенча ярыша. "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең 3 нче курс студенты Станислав Козырев катнаша.
Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының беренче көне бик бай эш программасы белән үрелеп барды. Әйтик, бүген "Дөньяга куркыныч яный: үзгәрешләр дәверендә яраклашу, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре" дигән WorldSkills Conference 2019 конференциясе һәм WorldSkills халыкара хәрәкәте әгъзалары булган илләрнең Министрлар саммиты утырышы узды. Дөнья чемпионаты республика башкаласында 27 августка кадәр узачак.