2019 елның 14 сентябрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар узачак. Әйтик, С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залы каршындагы мәйданда урман патруле, урман янгыннары һәм агач әзерләү техникасы ачкычлары тапшырылачак. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашачак.
Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 72 берәмлек техника тапшырылыр дип көтелә (мәйданга 46 берәмлек чыгарылган). Болар – ВАЗ-21214 (Нива) базасындагы 21 данә урман патруле автомашинасы, 5 данә янгын автоцистернасы, 4 данә универсаль урман янгыннары комплексы, 3 данә вахта автомобиле, 3 данә кече урман патруле комплексы, 2 данә бульдозер, 11 данә гидроманипуляторлы һәм тагылмалы сортимент ташучы автомобиль, 3 данә харвестер, 3 данә форвардер, 13 данә универсаль урман төягеч һәм 4 трактор.
"Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бу көнне урманчылыкларның иң җитәкчеләрен һәм урман хуҗалыкларының иң яхшы директорларын, урман саклау һәм яклау буенча иңяхшы инженерларны, урман осталарын һәм республиканың урман тармагындагы башка белгечләрне хөрмәтләячәкләр.
Шулай ук "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узачак чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе белән таныша, урман хуҗалыклары җитештергән продукцияне һ.б. күрә алачак.