"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсны оештыручылар – РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә "Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк" АКО, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һ.б.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:  "Урман – милли байлык", "Безнең заман геройлары", "Минем җирем – Россия!", "Иминлек балачагы", "Гагарин һәм Космос", "Гомерләрне коткара торган кешеләр", "Россиянең спорт горурлыгы", "Хезмәт кешеләре", "Коррупциягә каршы Балачак!", "Күпмилләтле Россия", "Россиянең фәнни казанышлары" һәм "Россиядә ял итү вакыты!". Конкурс эшләрен тапшыру формалары: "Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика".

Конкурста катнашуга 11 яшьтән 18 яшькәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы балалар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.rosdetstvo.com/news/informatsionnoe-soobshchenie-o-provedenii-meropriyatiya8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International