"Урман атнасы – 2019": үз агачыңны утырт

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 5 октябрендә Татарстанда республиканың "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Урман утырту көне" узачак. Агач утырту эше Татарстанның барлык районнарында оештырылачак. Бу максатлар өчен Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан 1,5 млн. данә үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләнгән.

Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак – Биектау районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында (чарада катнашучыларны җыю урыннарын теркәлгән карталарда күрергә була). Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр һәм капчыклар урында биреләчәк.

Республика районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында урманчылыкларның җитәкчеләреннән белергә була (телефоннары Министрлык сайтында күрсәтелгән: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?department_id=8502).

"Урман атнасы" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру. Узган ел акциядә 20 меңнән артык кеше катнашты. Алар тырышлыгы белән республикада 300 га мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман утыртмалары булдырылды, урман фондыннан 1,1 мең куб. м. артык каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар чыгарылды.

Быел акция 5-12 октябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат алу өчен әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (843) 221-37-34.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International