ТР Әлки муниципаль районында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утыртылды

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген ТР Әлки муниципаль районында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту булды. Әлки урман хуҗалыгыннан оешмаларга һәм авыл җирлекләренә территорияләрне яшелләндерү өчен 1 меңнән артык утырту материалы бүлеп бирелде, шул исәптән миләш – 500, юкә – 250, каен – 250 данә.

Акциядә Әлки районының Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Лесовичик" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм Базарлы Матак авылының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары актив катнашты. Алар көче белән тыл хезмәтчәннәренә мемориал территория һәм чаңгы базасы төзекләндерелде.

Иске Матак авылында чишмә территориясендә агачлар утыртылды. Акциягә Иске Матак урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шулай ук Абдул Салман авылы халкы да кушылды. Барлыгы 40 данә миләш һәм юкә үсентесе утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International