Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарны саклау, урман хуҗалыгы эшләрен башкару, тоту өчен исәпләнгән диләнкеләрне үзләштерү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чарасын үткәрү, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Аерым алганда, министрга "Урман атнасы" республика табигать саклау акциясенең нәтиҗәләре турында сөйләделәр, ул агымдагы елның 5-12 нче октябрендә узган иде. Шулай итеп, акция кысаларында 300 гектардан артык мәйданда 1,5 млн. данәдән артык утырту материалы утыртылган, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә 60 дәрес үткәрелгән, 742 кг урман орлыгы чималы әзерләнгән, шулай ук 95 га мәйданда урман фонды территориясе чистартылган. Акциягә 20 меңнән артык кеше кушылган.
Киңәшмә ахырында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров ЛесЕГАИС системасында эшләргә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, мәктәп урманчылыклары санын арттыруга һ.б. кагылышлы йөкләмәләр бирде.