Равил Кузюров урман хуҗалыгы директорларына урман хуҗалыгы техникасы алуга сертификатлар тапшырды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ Биектау авылындагы янгын-химия станциясе базасында Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман хуҗалыгы техникасы алуга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Министрлык хезмәткәрләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Җыелганнарны сәламләп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең урман хуҗалыгы техникасы паркын яңарту эшенең узган елда ук башлануын билгеләп үтте – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 75 берәмлек техника сатып алынган.

"Быел без сезгә 63 берәмлек урман-культура техникасы тапшырабыз. Ышанам ки, ул сезнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде, урман хуҗалыгы директорларына мөрәҗәгать итеп Равил Кузюров. – Форсаттан файдаланып, 2019 елгы урман культуралары сезонын уңышлы тәмамлаганыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Дәүләт биремендә каралган барлык эшләр дә оптималь агротехник срокларда башкарылды – урман культуралары утырту, саклагыч урман үсентеләренә нигез салу, урман культураларын агротехник карау, аларны өстәп утырту, утырту материалы үстерү. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә һәм чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә һөнәри уңышлар телим".

Бүген Министрлык карамагындагы учреждениеләргә 13 урман утырту машинасы, 26 культиватор, 13 сабан, 6 чәчкеч, 2 сиптергеч һәм 3 фреза тапшырылды. Әлеге техника республика (8,1 млн.сум) һәм федераль (4,6 млн. сум) бюджет чаралары хисабына сатып алынган. Федераль бюджеттан акчалар "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында бүлеп бирелгән.

Белешмә өчен. "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты агымдагы елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 төп күрсәткеч билгеләнгән: "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына туры китерү" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыян".

Төбәк проекты кысаларында быел Татарстанда 2471 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Шул исәптән 1729 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 34 га – катнаш урман торгызу, 542 га – табигый урманнарны тергезүгә ярдәм итү, 165,7 га – урманнарны үрчетү эшләре башкарылган.

План нигезендә, урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданы ел саен артачак һәм 2024 елга 3102 га тәшкил итәчәк. Киләсе елда эшләрне уңышлы башкару өчен республикада 30,8 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Шулай ук урманчылар тарафыннан төп урман барлыкка китерүче токымнарның 11,4 мең килограммнан артык орлыгын әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International