Бөгелмәдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле аллеяга нигез салынды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 16 нчы октябрьдә, Бөгелмә шәһәрендә "Чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе" МБУ территориясендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле агачлар утырту оештырылды. Акциядә 50дән артык кеше – "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

Бу мәйданда барлыгы 200 данә нарат, миләш, чия һәм слива үсентесе утыртылды.

Татарстанда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны 2020 елда билгеләп үтәчәкләр. Әлеге әһәмиятле вакыйгага Министрлык тарафыннан 2019-2020 елларда истәлекле агачлар, парклар, скверлар һәм аллеялар утырту планлаштырыла, гомуми мәйданы – 289 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International