2019 елның 19 октябрендә Казан янында "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе узачак. Ул шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә узачак (җыю урыны – Комлы Кавал – Орел автоюлының "Гигант" ягына борылыш, әлеге урынны тулырак итеп теркәлгән картадан күрергә була). Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Пирчәткәләр һәм капчыклар урында биреләчәк.
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Акция елына ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Ел саен акциядә Министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.
Акциянең көзге этабы быел 16 сентябрьдә старт алды һәм 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә урманнан 1150 кбм артык каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агач чыгарылган инде. Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан чишмәләрне төзекләндерү, беседкалар, аншлаглар һәм мәгълүмат такталарын төзәтү эшләре башкарыла, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 (843) 221-37-29.
Белешмә өчен. Акциянең язгы этабына (22 апрельдән 22 июньгә кадәр) агымдагы елда 9,7 меңнән артык кеше кушылган. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең куб. м күләмендә каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп алынган һәм чыгарылган.