"Чатыр-Тау" тыюлыгы хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 18 октябре, җомга

"Чатыр-Тау" төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Белгечләр тыюлык территориясендә 10 мең төп сабаклы имән, вак яфраклы юкә, үткен яфраклы чаган, Себер һәм нарат үсентеләре утыртты.

ДТКЗ башлыгы Илназ Кәшапов сүзләренә караганда, әлеге үсентеләр туфракны су һәм җил эрозиясеннән сакларга ярдәм итәчәк.

"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе 14 нче сентябрьдә башланды һәм 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кампания кысаларында 30 млн. якын үсенте һәм кәлшә утыртылыр дип көтелә. Россиянең "яшел поясы" яшь нарат, карагай, каен һәм башка агачлар белән тулыланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International