Тәтеш урман хуҗалыгында орлык әзерләү эше дәвам итә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

"Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Учреждение белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 23 нче октябренә 592 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән имән – 550 кг, корчыагач – 25 кг, чыршы һәм нарат – 6шар кг, каен – 5 кг.

Шушы көннәрдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен төгәлләгән. Мондый чаралар 70 га мәйданда үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча быел 11,4 мең кг артык орлык әзерләү һәм киләсе елның урман культуралары өчен 2 мең га мәйданда туфрак участокларын әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International