ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре көзге урман культуралары буенча берникадәр эш төгәлләде. Мәсәлән, урман культураларын тулыландыру буенча эшләр 214 га мәйданда башкарылган, 2020 елгы культуралар өчен туфрак әзерләү – 80 га мәйданда. "Урман культураларын тулыландыру чаралары кысаларында без 50 меңнән артык каен һәм нарат үсентесе утырттык, – дип сөйләде "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин. – Эшләр Колесов кылычы ярдәмендә кулдан башкарылды".
"Шуның белән бергә базислы урман питомнигында яфраклы токым орлыкларын чәчтек, – дип өстәде урман хуҗалыгы директоры. – Көзге чәчү вакытында орлык стратификация таләп итми, чөнки алар туфракта табигый әзерлек ала. Өстәвенә, күпчелек токым орлыклары махсус эшкәртүне таләп итми, димәк, вакыт һәм хезмәт чыгымнары янга кала".
Хәзерге вакытта урман хуҗалыгында яфраклы токым орлыкларын әзерләү эше дә төгәлләнеп килә. 24 нче октябрьгә биредә 108 кг орлык әзерләнгән, шуларның 89,5 кг – каен, 17 кг – корычагач һәм 1,5 кг – татар өрәңгесе.