Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Казан Халыкара мәктәбе укучылары өчен Европа чыршысын утырту буенча мастер-класс үткәрде

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 23 нче октябрьдә, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Казан Халыкара мәктәбе укучылары белән очрашты. Очрашу Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урнашкан урман хуҗалыгының урман питомнигы базасында узды.

Очрашу кысаларында базислы урман питомнигы башлыгы Ленар Касыймов һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Регина Туктарова үсентеләрне утырту буенча мастер-класс үткәрде. Урманчылар һәм мәктәп укучылары көче белән питомникның мәктәп бүлегендә барлыгы 100 кәлшә Европа чыршысы утыртылды.

Шулай ук "Make an influence!" ("Йогынты яса!") дигән дәрес тә үткәрелде. Урман тармагы белгечләре укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре, урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International