Бүген Министрлыкта "Илкүләм проектларны үтәү кысаларынңа һөнәри стандартларны гамәлгә кертү. Күчеш алгоритмнары. Үтәлмәгән өчен санкцияләр" темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, "Лидер" аудит һәм хезмәтне саклау үзәге ҖЧҖ генераль директоры Максим Жуковский, Министрлык хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәне Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Эльмира Шагаева ачты. "2020 елның 1 гыйнварында һөнәри стандартлар кертү буенча күчеш чоры тәмамлана. Безнең ведомство карамагындагы учреждениеләрдә бу юнәлештә эш алып барыла, әмма мин ышанам ки, сездә сораулар аз түгелдер, – диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Эльмира Шагаева. – Без монда аларга җавап бирү һәм сезгә һөнәри стандартларны кертү процессын дөрес тәмамлау өчен кирәкле барлык мәгълүматны җиткерү өчен җыелдык".
Алга таба "Лидер" аудит һәм хезмәтне саклау үзәге ҖЧҖ генераль директоры Максим Жуковский төп доклад белән чыгыш ясады. "2018 елдан башлап квалификация, квалификацияләрне бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга күчү мәсьәләләре "Мәгариф" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" дигән 2 илкүләм проектка керде", – дип билгеләп үтте ул.
Максим Жуковский РФ Президентының 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указы, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 22 гыйнварындагы 23 номерлы карары, 2015 елның 2 маендагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 27 июнендәге 584 номерлы карары кебек һөнәри стандартларны кертүне регламентлаучы норматив-хокукый актлар турында сөйләде. Шуның белән бергә спикер катнашучыларны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының һөнәри стандартларны эшләү кагыйдәләрен раслый торган боерыклары белән дә таныштырды.
"Бу юнәлештә уңышлы эшләү өчен сез барлык норматив-хокукый актлар белән мәҗбүри рәвештә танышырга тиеш", – дип ассызыклады Максим Жуковский.
Нотыкчы һөнәри стандартларны кертү этапларына – комиссия төзү, һөнәри стандартларны кертү план-графигын төзү, хезмәткәрләрнең хезмәт функцияләрен билгеләү һәм алар нигезендә кирәкле һөнәри стандартларны куллану һ.б. җентекләп тукталды.