Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш, Министрлык хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров быел Министрлык тарафыннан агач әзерләүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшнең дәвам иттерелүе хакында хәбәр итте. Шулай итеп, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урман әзерләү техникасы паркы яңартылган һәм FSC сертификациясе уңышлы узган, бу исә чималның халыкара стандартлар, экологик һәм социаль нормалар нигезендә әзерләнүен раслый. "Без сезнең тәкъдимнәрне тыңларга һәм аларны исәпкә алырга һәрвакыт әзер", – диде министр.
Алга таба киңәшмәдә катнашучылар агач әзерләү, аны ташу, бәя билгеләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Белешмә өчен. Kastamonu компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырыла. Компанияләр төркеме МДФ, ДСП агач плитәләре, ламинатланган идән түшәмәләре, ишек кыстыргычлар һәм ялтыравыклы панельләр җитештерү белән шөгыльләнә. Агач плитәләре җитештерүнең еллык күләме 5 млн м³ тәшкил итә, ламинатланган идән түшәмәләре – 70 млн м². Хәзерге вакытта Kastamonu компаниясенең 7 илдә 19 заводы бар.