"Эко-отряд, стартка бас" россиякүләм конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады. Аны "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" ӨББ ДБУ, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" МБУ һәм "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте"нең Татарстандагы төбәк бүлеге оештыра.
Конкурста гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, балаларның иҗтимагый берләшмәләре базасында оештырылган дүрт кешедән торган яңа төзелгән һәм инде гамәлдәге экологик отрядлар катнаша ала.
Конкурс өч юнәлеш буенча үткәрелә:
– экологик тикшеренү (яшәү урыннарында әйләнә– тирәлекнең экологик торышына мониторинг үткәрүгә юнәлтелгән проект);
– эко-агарту (экологик куркынычсызлык, әйләнә-тирәлекнең торышы һәм табигый байлыклардан файдалану турындагы белемнәрне таратуга юнәлтелгән проект);
– яшел стартап (экологияне саклау, энергияне нәтиҗәле куллану, экотуризм һ.б. идеяләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән проект).
Конкурс 3 этапта узачак. беренчесе – гаризалар бирү (катнашучыларга гаризаны әлеге электрон адреска җибәрергә кирәк: ecocentrdom@gmail.com, 2019 елның 1 ноябренә кадәр), икенчесе – читтән торып катнашу этабы (аның кысаларында экологик отрядлар кураторларына конкурсның бер юнәлеше буенча экологик проект һәм үткәрелгән акцияләр турында мәгълүматны әлеге электрон адреска җибәрергә туры киләчәк: ecocentrdom@gmail.com, 2020 елның 15 гыйнварына кадәр).
Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/page3805406.htm.