ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең "Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен семинар-практикум үткәрде.
Семинар-практикум мәктәп яны кишәрлегендә агач-куак орлыкларын чәчүдән башланды. Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина укучыларга бу эшләрне үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Мәктәп укучылары көче белән ак акция, өрәңге яфраклы физокарпус, җыерчыклы гөлчәчәк, эре үрчемле дүләнә, ялтыравыклы караган һ.б. чәчелде. Балалар шытымнарны күзәтеп, тәрбияләп торыр, дип көтелә. Үстерелгән утырту материалы мәктәп территориясен һәм Чуаш Кичүе авылын яшелләндерү өчен файдаланылачак.
Алга таба "Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгының административ бинасына юнәлде. Анда Людмила Желтухина укучыларны – карта-схемалар, урман корылышы планшетлары һәм башка тармак документлары, ә участок урманчысы Илдар Зәйнуллин GPS навигатор җайланмасы белән таныштырды.
Семинар-практикум урманда тәмамланды. Анда укучылар агачларның яшен, диаметрын, биеклеген һәм авырлыгын үлчәргә, урманнарның таксация күрсәткечләрен билгеләргә һәм квартал баганаларындагы язуларны аңларга өйрәнде.