Зәй урман хуҗалыгында орлык әзерләү эше дәвам итә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

ТР "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Учреждение белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 28нче октябренә барлыгы 238,1 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән имән – 122,8 кг, каен – 45,3 кг. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре шулай ук агач-куак һәм декоратив токым орлыкларын, аерым алганда, корычагач, гөлҗимеш җимешләрен һ.б. җыялар.

Шуның белән бергә 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дә алып барыла. Бүгенге көндә мондый чаралар 153,5 га мәйданда үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча, тулаем алганда, быел урманчылар тарафыннан 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү һәм киләсе елның урман культуралары өчен 2 мең гектар мәйданда туфрак участокларын әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International