Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Росимущество төбәкара территориаль идарәсе һәм Ульян өлкәсе вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ведомствоара комиссия Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 16 маендагы ПУ-342 номерлы Указы нигезендә агач әзерләү, ташу, эшкәртү һәм сату өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары үтәлешен тикшереп тору өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, шулай ук Татарстан Республикасында федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарының һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен төзелгән.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. "Ведомствоара хезмәттәшлек уңай нәтиҗә бирә, Татарстан Республикасында агач әзерләү һәм ташу өлкәсендә киң күләмле хокук бозулар юк, – диде, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Илгизәр Зарипов. – Урман утыртмаларын законсыз кисү фактлары гражданнар бер яки ике агачны белмичә кискән вакытта бер-ике очрак булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, без бу өлкәдә контрольне киметмибез".
Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 2019 елның 9 аенда федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруны анализлау нәтиҗәләрен яңгыратты.
"Урман утыртмаларын законсыз кисү фактларының кимүе буенча уңай динамика күзәтелә, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Әйтик, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда мондый очраклар саны 34%ка, законсыз әзерләнгән агач күләме 4%ка кимеде".
Докладчы шулай ук агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү, "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чарасының нәтиҗәләре турында да сөйләде. Мәсәлән, агымдагы елның 9 аенда "Агач ташучы машина" ("Лесовоз") операциясе кысаларында 645 рейд үткәрелгән, агач материаллары төялгән 662 машина тикшерелгән.
Алга таба федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа ел җиткән чорда ылыслы яшь үсентеләрнең сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән "Чыршы" оператив-профилактик чарасын әзерләү һәм үткәрү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.