Оренбургта ИФОда янгын хәтәре һәм урман культуралары сезонының якынча нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Оренбургта янгын хәтәре янаган һәм урман культурасы сезоннарына якынча йомгак ясау, шулай ук "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә ачылды. Киңәшмә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан үткәрелә. Чарада урман хуҗалыгына идарә итүче төбәк органнары, тармак учреждениеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнаша.

Утырыш башланганчы анда катнашучылар Оренбург өлкәсе Урман һәм ау хуҗалыгы министрлыгында булдылар, анда мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге белән таныштылар һәм "Домики для пернатых" дигән өлкә конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Киңәшмә Советлар йорты базасында узды. Чарада катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, Оренбург өлкәсе урман һәм ау хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Юрий Гончаров һәм Оренбург өлкәсе табигый байлыклар, экология һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкаручы Александр Самбурский сәламләде.

Чарада докладлар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, Оренбург өлкәсе Урман һәм ау хуҗалыгы министрлыгы, Киров өлкәсе Урман хуҗалыгы министрлыгы, Саратов өлкәсе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Идел буе федераль округында 2019нчы елгы янгын хәтәре янаган сезон йомгаклары һәм 2020нче елга бурычлар, "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре, урманнарны янгыннардан саклау, урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Утырышта шулай ук урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, агымдагы елда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, Тимур Галиев, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Европада иң эре автоматлаштырылган питомник булып торуы турында, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә, дип сөйләде. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән үстерелгән 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Урман селекция-орлыкчылык үзәге 11,3 гектар мәйдан били, анда 4 теплица, 13 үстерү кыры, орлыкларны суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан.

Тимур Галиев ябык тамыр системасы белән үстерелгән утырту материалын куллану өстенлекләренә җентекләп тукталды. "Иң мөһиме, әлбәттә инде, кәлшәләрне үстерү чорының 3 тапкырга кимүендә. Әгәр ачык грунтта утырту материалы уртача 2-3 ел үстерелсә, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә бу аралык бер вегетация чорын тәшкил итә, – диде докладчы. – Икенчедән, утыртылган үсемлекләрнең үсеп китү дәрәҗәсе югары. Утырту материалын ачык тамыр системасы белән утырткан очракта һәрвакытта да диярлек өстәмә рәвештә көзге эшләр башкарырга кирәк. Ә ябык тамыр системалы үсентеләр, үз чиратында, 100% диярлек тернәкләнеп китә".

Тимур Галиев шулай ук үстерелә торган утырту материалының йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычын бетерү, аны бөтен вегетация чорында утырту мөмкинлеге, техниканы һәм ягулык-майлау материалларын куллану чыгымнарын минимальләштерү кебек уңай аспектларны да билгеләде. 

Киңәшмәдән соң анда катнашучылар "Урманны саклыйк" урман торгызу кампаниясенең финал этабында катнашты. Ю.А.Гагарин исемендәге скверда үсентеләр утыртылды.

Иртәгә, 31нче октябрьдә, Новосергиев урманчылыгы территориясендә кыр семинарын үткәрү планлаштырыла. Аның кысаларында белгечләр урман культуралары участокларын һәм Платов урман дачасын (ясалма чыганакның генетик резерватын) караячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International