ТР "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре көзге урман культуралары буенча берникадәр эш төгәлләде. Мәсәлән, урман культураларын тулыландыру буенча эшләр 70 га мәйданда башкарылган, 2020 елгы культуралар өчен туфрак әзерләү – 40 га.
"Шуның белән берлектә без базислы урман питомнигында утырту материалына инвентаризация үткәрдек, – дип сөйләде ТР "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Хәйдәр Хәбибуллин. – Быел 234 мең үсенте үстерелде, шулардан 156 меңе – нарат, 52 меңе – каен, 13 меңе – корычагач, 7 меңе – имән. Киләсе елда урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү буенча эшләр башкару өчен шушы күләмдәге утырту материалы җитәрлек булачак".
Директор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта урман хуҗалыгында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә.