Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында җирләрне инвентаризацияләү эшләрен төгәлләде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре урман утыртмалары үсмәгән һәм урманнарны торгызуны таләп итә торган җирләрне дистанцион зондлаштыру технологияләрен кулланып ачыклау (инвентаризацияләү) эшләрен төгәлләде. Эшләр пилот урманчылыклар – ТР "Лаеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ территориясендә "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында башкарылды.

"Ике урманчылыкның да территориясе тикшерелде, аннан соң 107 гектар мәйданда җир өсте верификациясе буенча эшләр башкардык, – дип сөйләде филиалның "Татар урман орлыгы станциясе" бүлеге башлыгы Елена Мурзаева. – Шулай итеп, Россия Федерациясе субъектларында урманнарны торгызу фонды турында мәгълүмат формалаша. "Урманнарны саклау" федераль проекты нигезендә, ДЗЗ материалларын автоматлаштырылган дешифрлау технологиясе ярдәмендә, агымдагы ел азагына илнең урман фонды территориясендә урман үсемлекләре үсмәгән һәм урманнарны торгызуны таләп итә торган җирләрнең 7 проценты тикшерелде, 2024 нче ел ахырына әлеге күрсәткеч 100% булырга тиеш. Бу белешмәләр Рослесхоз, Рослесозащита тарафыннан, шулай ук урман планнарын төзегәндә, урманнарны торгызу эшләрен проектлаганда төбәк башкарма хакимият органнары тарафыннан файдаланылачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International