Рослесхозда "Урманны саклыйк" урманнарны торгызу кампаниясенә йомгак ясалды: барлыгы 35 миллион агач утыртылган

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхозның уртак инициативасы буенча, "Экология" илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрь уртасында башланып киткән "Урманны саклыйк" урманнарны торгызу кампаниясенә йомгак ясалды. Ай ярым эчендә илнең 80 субъектында 3 миллионнан артык кеше 35 миллион агач утырткан.  Россиянең яшел поясы яшь нарат, чыршы һәм карагай агачлары белән тулыланган. Кайбер төбәкләрдә шулай ук каен, алмагач, миләш, сирин һәм башка төр агач утыртмалары утыртылган.

Акция мәктәп укучыларын, студентларны, урман кишәрлекләрен арендалаучыларны, эре индустрия предприятиеләре, иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләрен, шулай ук танылган мәдәният һәм шоу-бизнес эшлеклеләрен берләштергән.

Татарстан Республикасында "Урманны саклыйк" урманнарны торгызу кампаниясенә һәм "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясенә 20 меңнән артык кеше кушылган. Катнашучылар көче белән 300 гектардан артык мәйданда 1,5 миллион үсенте утыртылган (гадәти нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш агачлары).

Исегезгә төшерәбез, урманнарны торгызу кампаниясе 14 сентябрьдә старт алды. Аның максаты – бөтен ил буенча 30 миллион агач утырту иде. Әлеге күрсәткечкә 23нче октябрьдә Сочи шәһәрендә РФ табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ольга Тимофеева, Африка континенты илләре – "Россия – Африка" беренче халыкара саммитында катнашучылар һәм лидерлар катнашында ирешелгән.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International