Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Песнәк көне" дип аталган тематик чара үткәрде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Песнәк көне" дигән тематик чара үткәрде.

Чара кысаларында урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Хәннанов укучыларга республиканың урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләде.

Шуннан соң Марсель Хәннанов балаларга мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элергә булышты.

Белешмә өчен. Россия Федерациясендә күптән түгел генә Россия Кошларны саклау берлеге инициативасы белән "Песнәк көне" экологик бәйрәме барлыкка килде. Ул 12нче ноябрьдә билгеләп үтелә.

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр "кышкы кунаклар" – Россия төбәкләрендә кышларга калган кошларны каршы алырга әзерләнә: песнәк, купшы чыпчык, карабүрек, күкшә, тыпырдавык чыпчык һәм урман чыпчыгы. Алар өчен җимнәр әзерлиләр, әйтик: тозсыз сало, кабак, көнбагыш орлыклары, җимлекләр ясап эләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International