Лубян урман-техника көллияте студентлары "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнаша

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанда 2019-2020 еллар "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды. Чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларында 43 мәйданчыкта, өч этапта узачак: 13-15 ноябрь көннәрендә, 20-22 ноябрь көннәрендә һәм 4-6 декабрь көннәрендә. Ярышлар 16 яшьтән алып 22 яшькәчә булган категориядә 96 компетенция буенча, шулай ук 16 яшькә кадәрге конкурсантлар өчен 66 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе буенча узачак, аларда 1170 кеше катнашачак.

Казан шәһәрендә ярышлар өч төп мәйданда оештырылган: "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Казан төзелеш көллиятендә һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында. Казан төзелеш көллиятендә "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча ярышларда Лубян урман-техника көллиятенең икенче курс студентлары – Никита Капустин һәм Анастасия Андреева катнаша.

"Без чемпионатка бик тырышып әзерләндек, егетләр һәм кызлар максималь дәрәҗәдә тырышты, – дип сөйләде көллиятнең административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, тренер Наил Сираҗетдинов. – Бу компетенция буенча биш команда, һәркайсыннан икешәр кеше ярышачак. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез".

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча иң яхшы конкурсантлардан "Ворлдскиллс" стандартларына бәйле һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы тупланачак, алар алга таба Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII Илкүләм чемпионатының ярымфиналында һәм финалында республика данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International