Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышларында катнашты

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышлар Казан шәһәре Бадминтон үзәге базасында узды.

Ярышларда Тимур Галиев, Нияз Имамиев, Алсу Антонова һәм Екатерина Румшевич составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Югары Суды һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командаларына каршы уйнады.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физик культура һәм спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Моңа кадәр чаңгы ярышлары, волейбол, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International