Нурлат муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә мәктәп урманчылыклары популярлаша

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә мәктәп урманчылыклары популярлаша бара. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә укучылар урманчы һөнәре нигезләренә өйрәнә. Шундыйларның берсе – Тимерлек мәктәбендә. 2019 елның гыйнварыннан биредә "Яшь урманчылар" түгәрәге эшли башлаган. Укудан буш вакытта балалар биредә бик теләп шөгыльләнәләр, теоретик белемнәр һәм практик тәҗрибә алалар. Түгәрәккә Людмила Кашкарова җитәкчелек итә, ул укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияли, табигатьтән дөрес файдалану күнекмәләрен формалаштыра.

Мәктәп урманчылыгында эшләр ел әйләнәсе башкарыла. Балалар агач утырту, аншлаглар урнаштыру, сыерчык ояларын ремонтлау, кошлар өчен җимлекләр ясау һ.б. акцияләрдә актив катнаша. Район һәм республика күләмендәге төрле конкурсларда катнашу өчен дә вакыт табалар. Ә җәй көне узган район конкурс-слетында алар иң яхшы мәктәп урманчылыгы исеменә лаек булган.

Балалар урман белеме осталары белән таныша, урман утыртуның һәм аны кисүнең ничек алып барылуын күзәтәләр. Балалар урман тормышын өйрәнә, аны үз күзләре белән күрә. Күп кенә чаралар урманда үткәрелә, шул рәвешле балалар күп вакытны саф һавада үткәрә, заманча гаджетлардан ял итеп тора.

Район буенча барлыгы 6 база мәктәп урманчылыгы эшли: 5се – авылда һәм 1се – шәһәрдә. Ә бу уку елы башыннан урман отрядлары бу юнәлештә тагын 22 мәктәптә үз эшчәнлеген башлап җибәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International