Табигать кышкы йокыга тала башласа да, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре күркә җыюга кереште. Яз башланганчы ылыслы токым күркәләрен әзерләргә һәм киптерергә, ә аннары алардан сыйфатлы чәчү материалы алырга кирәк. Нарат күркәләрен ноябрь-март айларында әзерлиләр. Ноябрь аенда җыелган күркәләрне, орлыкларны йомшартып өлгертү өчен, тубырчыкка юка катлам итеп сибәргә һәм аларны 2 ай дәвамында, орлыклар черемәсен һәм бозылмасын өчен вакыт-вакыт болгатып, сакларга кирәк.
Җыю сезоны ахырына кадәр, урман хуҗалыгында 3 тоннадан артык гади нарат орлыгын җыю планлаштырыла. Эшкәртүдән соң уңыш күләме 30 килограммнан да ким булмаска тиеш. Алынган орлыклар киләчәктә "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДКУ питомнигында чәчеләчәк, һәм ике-өч елдан соң алар яңа урман биләмәләрен булдыру өчен файдаланылачак.