Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды

2019 елның 23 ноябре, шимбә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 16 сентябреннән 16 ноябренә кадәр узган иде.

Акция кысаларында урман фонды территорияләре чистартылды, шулай ук аншлаглар, мәгълүмат такталары һәм урманда ял итү урыннары ремонтланды һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Акциягә 7 меңнән артык кеше кушылган, урман фондыннан каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар 1,6 мең кбм күләмендә җыелган һәм чыгарылган.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе Министрлык тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә, даими катнашучылар – министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International