"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды

2019 елның 29 ноябре, җомга

"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада катнашучылар коррупциягә каршы көрәшнең иң актуаль мәсьәләләре һәм алымнары, коррупция күренешенә бәйле хәлләрдә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышты.

Ел саен бу дата 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачылган. Документ аңа кул куйган дәүләтләр өчен ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел юл белән алынган табышларны җинаять дип игълан итү йөкләмәсен барлыкка китерә. Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйган ил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International