Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, агымдагы елның 4 декабренә булган мәгълүматларга караганда, 4 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Эш күләме буенча лидерлар арасында – республиканың Саба, Кайбыч, Азнакай һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.
Урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре ел башыннан бирле 42,5 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Белешмә өчен. Санитар-савыктыру чаралары урман саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.
Урман патологиясе ягыннан тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә.