Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр циклы башланып китте. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт һәм Кәләй урманчылыкларының участок урманчылары катнашты.
Семинар-киңәшмә эшен министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Үзенең кереш сүзендә ул бу чараның агымдагы елда урман законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле булуын билгеләп үтте. "Тулаем алганда, безнең алда федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Урыннарда дәүләт урман инспекторларын укытуны һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә һәм башка хисаплылыкка аерым игътибар бирүегезне сорыйм".
Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру РФ Урман кодексының 96, 96.1, 97 статьялары, РФ Хөкүмәтенең 22.06.2007 ел, №394 карары, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының 12.04.2016 ел, №233 боерыгы һәм ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 12 ноябрендәге 893 карары белән регламентлануын искәртте.
Айрат Әхмәров дәүләт урман инспекторларының хокукларына һәм бурычларына, урман үсемлекләре орлыкларына карата дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә, урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеген башкару үзенчәлекләренә, урман законнарын юридик затлар, шәхси эшкуарлар, шулай ук физик затлар тарафыннан аеруча типик һәм массакүләм бозу очракларына тукталды. "Статистик мәгълүматларга караганда, быел аерым хокук бозулар урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозудан гыйбарәт булды", – диде Айрат Әхмәров.
Нотыкчы контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә, шул исәптән урмандагы хокук бозулар турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә аерым игътибар бирде.
Мондый семинар-киңәшмәләр агымдагы елның 10, 13, 16, 18 һәм 20 декабрьләрендә узачак.